Очучы һәм спортчы Халидә Макагонова Александр Невский ордены белән бүләкләнде
Очучы һәм спортчы Халидә Макагонова Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Аңа дәүләт бүләген башкала мэры Сергей Собянин тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
Халидә Хөсәен кызы - «Авиатриса» очучы хатын-кызлар берлеге президенты. Ул югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпионы, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы булган. СССРның атказанган спорт мастеры.
Ул авиациядә үз карьерасында һава судноларының 20дән артык төрен үзләштергән.
Халидә Макагонова Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы, күп кенә чараларда актив катнаша, диелә хәбәрдә.