Миңнеханов Рамазан аен үткәрү һәм Май чабуны бәйрәм итү өчен шартлар тәэмин итәргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә Рамазан ае һәм Май чабу атнасы барышында дини йолалар һәм төрле чаралар үткәрү өчен тиешле шартлар тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Иртәгә кич, кояш батканнан соң, изге Рамазан ае башлана. Мөселманнар ислам баганаларыннан берсе булган уразага керә. Шулай ук 11 марттан Май чабу атнасы башлана. Бу вакыйгаларның бергә туры килүе бик яхшы», - дип искәртте ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына урыннарда Май чабу атнасына багышланган чаралар оештырырга кушты.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рамазан аенда – мөселманнар һәм Май чабу атнасында христианнар өчен йолаларны оештыруда тиешле шартлар тәэмин итүгә, шулай ук иминлек һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча чаралар күрүгә игътибар юнәлтте.
Быел изге Рамазан ае 10 март кичендә башлана һәм 9 апрельдә тәмамлана. Май чабу атнасы 11 марттан 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның Татарстанда Россия Президентын сайлауны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кушуы хакында хәбәр иткән иде.