ЮХИДИ идарәсендә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен атадылар
Машина йөртүчеләр тарафыннан да, җәяүлеләр тарафыннан да юллардагы ваемсызлык аяныч нәтиҗәләргә китерә, дип билгеләп үтәләр Казан Дәүләт автоинспекциясендә. Ведомство хезмәткәрләре җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен атады.
Шәһәр халкы иң еш ясый торган хокук бозулар – як-якка карамыйча юлны тиешсез урында чыгу.
ЮХИДИ машина йөртүчеләргә «җәяүлеләр кичүе» билгесенә игътибарлы булырга, юл чатында һәм җәяүлеләр кичүендә тизлекне киметергә һәм борылышлар вакытында юлны светофорның рөхсәт ителгән сигналында чыгучы җәяүлеләргә юл бирергә киңәш итә.