Татарстанда томан һәм -10 градуска кадәр салкын көтелә
Бүген, 11 мартта, Татарстанда антициклон йогынтысында һава температурасы төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әмма Казанда явым-төшем фаразланмый. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, соңрак юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртергә мөмкин.
Кайбер районнарда, шулай ук Татарстан башкаласында да иртән томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да азракка начарлана. Юлларда бозлавык хасил була.
Төнлә -20 градуска кадәр салкыннардан соң ( аязганда -24 градуска кадәр), көндез һава температурасы -5..-10 градуска кадәр (Казанда -5..-7 градус) була.