Кузбасста хәдисләр белүчеләр арасында бәйге булды
Кемерово өлкәсе мәчетләрендә имам ән-Нәвавиның 40 хәдисен белү буенча онлайн-бәйге узды. Бу чарада 100дән артык катнашучы булды, диелгән Россия мөселманнары Дини җыены сайтында.
Бәйгедә төбәктә яшәүчеләр һәм мәчет укучылары катнаша. Шуларның егерме өче хәдисләрне белүдә абсолют камиллеккә ирешкән. Алар 100 процент дөрес җавап биргән, диелә хәбәрдә.
Чараны Россия мөселманнары Дини җыены карамагындагы Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр бүлеге оештырган.
Яшьләр һәм өлкәннәрнең чарада югары дәрәҗәдә катнашуы хәдисләрне өйрәнү һәм тирәнтен аңлау белән кызыксынуын күрсәтә. Шулай ук Кузбасс өлкәсе территориясендә белем һәм мәгърифәтне алга сөрү өчен мондый инициативаларның мөһимлеген дәлилли, диелгән хәбәрдә.