Бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыруны 23 майдан оештырырга җыеналар
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшыруны имтихан бирүнең төп чорында оештыру буенча эшли. Төп чор 23 майда башлана. Бу турыда РИА Новости ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
«Хәзер без, Россия Федерациясе Президенты юлламасына нигезләнеп, БДИны имтихан тапшыруның 23 майда башланган төп чорында яңадан бирүне оештыру өстендә эшлибез», - диелә хәбәрдә.
Рособрнадзор искәрткәнчә, имтихан бирүнең өстәмә чорында аны яңадан тапшыру мөмкинлеге планлаштырылмый.
Моңа кадәр ведомство башлыгы белдергәнчә, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сайлап алынган фән буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге июньдә үк була.
- Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында укучыларга фәннәрнең берсе буенча бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте.
- 2023 елның декабрь азагында игълан ителгән расписание буенча, 2024 елда БДИны вакытыннан алда тапшыру 22 марттан 22 апрельгә кадәр, төп чорда тапшыру - 23 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чорда тапшыру - 4-23 сентябрьдә узачак.