Миңнеханов Әлмәт яшьләр үзәге турында: Татарстанда мондый объектлар күбрәк булырга тиеш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңартылган «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә булды. Объект 1954 елда ук төзелгән һәм 2023 елда яңартылган Горький исемендәге Мәдәният йорты бинасында урнашкан. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әлмәттә яшьләр өчен, аның идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру буенча берничә кызыклы проект гамәлгә ашырыла. «Киләчәктә сезгә кирәк булган күнекмәләрне алуыгыз бик мөһим. Күп кенә яшьләр үзмәшгуль инде, акча эшләү мөмкинлегенә ия. Безнең республикада мондый объектлар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш», - диде Татарстан Рәисе.
«Креатив процесслар фабрикасы» үзәге - зур күпфункцияле зал, анда концертлар, конференцияләр, мастер-класслар, семинарлар һәм тренинглар оештырыла. Мисал өчен, бүген монда дизайнер брендлары күргәзмәсе ачылды, анда нигез итеп Россия Федерациясе халыкларының милли киемнәре алынган.
Шуннан соң республика җитәкчесе брендлы полиграфия продукциясе җитештерелә торган мини-типографиядә, тегү лабораториясе, хореография залы, бию мәйданы һәм үзәкнең башка локацияләрендә булды. Аннары ул киберспортчылар белән очрашты, алар өчен монда ике зур бина булдырылган.
Үзәк буйлап экскурсиядә шулай ук Татарстан яшьләр министры Ринат Садыйков һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.