Дмитрий Медведев бер үк эш башкарган кешеләргә төрле хезмәт хакы түләүгә каршы чыкты
Кешеләрнең төрле оешмаларда бер үк вазифада эшләп, төрле хезмәт хакы алган очраклар күп һәм бу проблеманы хәл итәргә кирәк, диде «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев. Бу хакта РИА Новости яза.
«Диспропорция булмасын өчен киләчәк турында һәм оборона-сәнәгать комплексына һәм башка оешмаларга кагылышлы юнәлештә уйларга кирәк... Безнең зур сәнәгать үзәкләрендә янәшә торган ике заводта бер дәрәҗәдәге кешеләрнең хезмәт хаклары бик нык аерылган мисаллар күп. Бу диспропорция канәгатьсезлек китереп чыгара. Моның белән шөгыльләнергә кирәк, бу катлаулы бурыч, әлбәттә, шөгыльләнәчәкбез», – диде Дмитрий Медведев «Бердәм Россия» партиясенең программа комиссиясе утырышында.
Моннан тыш, ул тулай продуктта хезмәт хакы өлешен арттыру турында да сөйләшергә кирәклеген әйтте.