Нигерия эксперты: Россиядә сайлауларның үтә күренмәлелеге гаҗәпләндерде
Бөтендөнья яшьләр фестивале катнашучыларыннан торган делегация – дүрт чит ил күзәтүчесе участок сайлау комиссиясенә барды. Алар шулай ук Казан IT-паркында ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәгендә булды. Сайлау процессы үтә күренмәле һәм гадел итеп оештырылган, дип саный Нигерия эксперты Аламин Ишак. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
«Әлбәттә, миндә фәкать уңай хис-кичерешләр калды. Мин Россиядә сайлауларның үтә күренмәлелегенә һәм гаделлегенә бик гаҗәпләндем. Шулай ук мине кешеләрнең бердәмлелеге гаҗәпләндерде. Сайлау нокталарында төрледән-төрле процедура башкарыла. Аеруча миңа һәр кешегә тавыш бирү өчен шартлар тудырылган булуы ошады. Бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик мөһим мәсьәлә», - дип сөйләде ул.
Аламин Ишак шулай ук Россия һәм Нигериядә президент сайлауларының төп аермасы иминлекне тәэмин итүдән гыйбарәт булуын билгеләп үтте.
«Төп аерма шунда: Россиядә урамнарда сакчылар юк, биналарда гына бар. Шулай ук безнең Нигериядә сайлау көннәрендә эшләмиләр һәм укымыйлар – ял көннәре», - дип нәтиҗә ясады чит ил эксперты.
Искәртеп үтәбез, Петербург урамындагы IT-паркта Татарстан Иҗтимагый палатасы каршында Иҗтимагый күзәтү үзәге ачылды. Өч көн дәвамында, 15, 16 һәм 17 мартта, күзәтүчеләр РФ Президентын сайлауларда тавыш бирү барышын күзәтәчәк.
Иҗтимагый күзәтү үзәгендә видеодивар урнаштырылган. Анда 48 участок сайлау комиссиясеннән трансляция алып барыла. Шулай ук биредә Иҗтимагый палатаның ситуацион үзәге эшли. Анда 30дан артык юрист социаль челтәрләр мониторингын алып бара, сайлау участогында онлайн режимда катнашкан күзәтүчеләр белән элемтәдә тора.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Анда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).