Махсус хәрби операциядә катнашучы Альберт Әхмәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты
Махсус хәрби операциядә катнашучысы Альберт Әхмәтшин хатыны белән бергә Россия Президенты сайлауларында тавыш биргән.
«Россия Президентын сайлау – бу илдәге барлык халыкның гражданлык бурычы. Ә менә кем өчен тавыш бирергә – бу инде һәркемнең үз эше. Шәхсән үзем Россиянең җитәкчесе итеп вакыт белән сыналган көчле лидерны күрәм. Минем өчен сайлау бер», – диде хәрби.
Альберт Әхмәтшин Казан шәһәрендә туган. Аннары әти-әниләре Бөгелмәгә күченгәннәр. Альберт Казанда укый, шунда хатыны белән таныша, Бөгелмәгә кайтып гаилә кора. 2022 елда өлешчә мобилизация вакытында чакырыла. «Без – офицерлар, безне моңа әзерләделәр. Хәзерге вакытта абыем һәм улым фронтта», - дип сөйләгән ул.
2023 елда Альберт Әхмәтшин Ватанны һәм РФ дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакярлеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды. Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
- Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.