Игорь Комаров Россия Президентын сайлауда катнашты
Россия Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Түбән Новгородта ил Президентын сайлауда катнашты. Ул сайлау участокларының берсенә килеп, традицион тавыш бирү формасын сайлаган.
Комаров ИФОның барлык участоклары үз эшен вакытында башлаганын, иртәнге 8.00 дә 21 меңнән артык участок ачылганын билгеләп узды. Ул бөтен ил буенча «Мобиль сайлаучы» дистанцион электрон тавыш бирү эше оештырылганын искәртте.
«Өч көн дәвамында тавыш бирү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдырылачак. Бүген – төп сәяси вакыйга, һәм, әлбәттә, анда катнашу бик мөһим», – дигән сүзләрен китерә матбугат хезмәте.
- РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).