Иннополиста урнашкан сайлау участогына халыкара күзәтүчеләр килде
Иннополис шәһәрендә урнашкан сайлау участогына Россия Президенты сайлауларын күзәтү өчен халыкара күзәтүчеләр килде.
Төрле илләрдән килгән вәкилләргә 15 марттан 17 мартка кадәр тавыш бирү барышын күзәтергә туры киләчәк.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 сайлау участогы эшли башлаган. Шулай ук хастаханәләрдә, санаторийларда, тикшерү изоляторларында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлы сайлау участогы ачылган.
Сайлау хокукына 3 миллионга якын татарстанлы ия.
Сайлаулар уздыруны сайлау комиссияләрендә 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.