Россия Президентын сайлауда катнашучылар 25 проценттан арткан
Россиядә сайлауга килүчеләр 25 проценттан арткан. Шулай итеп, тавыш бирүнең беренче көнендә сайлаучыларның дүрттән бер өлеше үз тавышын биргән. Мәгълүмат Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында чыкты.
18.00 сәгатьтә сайлауга килүчеләр 25 проценттан арткан, 18.24 сәгатькә ул 26,06 процент тәшкил итте.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.