Әлмәтнең яшь пары ЗАГСтан сайлауга барган
Әлмәтнең яшь пары туй көнендә тавыш бирергә булган. Никахларын тантаналы рәвештә теркәгәннән соң, яшь пар 2829нчы сайлау участогына юл тота. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Һәр кеше илебезнең киләчәгенә үз өлешен кертергә һәм сайларга тиеш», - ди Павел Колотовкин.