Баулы районының Татар Томбарлысы авылында сайлаучыларны чәй табыны белән каршы алганнар
![Баулы районының Татар Томбарлысы авылында сайлаучыларны чәй табыны белән каршы алганнар](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/3/16/ae8724bcd77d72c09d8da2d4f1a52c34.jpg)
15 мартта Баулы районының Татар Томбарлысы мәдәният йортында урнашкан 1045нче сайлау участогына килүчеләрне чәй табыны белән каршы алганнар. Бу турыда «Баулы-информ» яза.
«Авылдашларыбызны самавардан чәй, татар халык ашлары белән сыйладык», – дип хәбәр итте участок сайлау комиссиясе әгъзасы Айгөл Нәүрүзбаева.
Биредә 487 сайлаучы исәпләнә, 5се – беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләр. Традиция бу, участок сайлау комиссиясе рәисе Рәмзия Сәмигуллина аларга бүләкләр тапшырган.
Айгөл Нәүрүзбаева сөйләвенчә, томбарлылар бик актив: кичке сәгать 7гә булган мәгълүматка караганда, сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш биргән.
«Сайлау участогына килә алмаучыларны өйләренә барып сайлаттык», – дип сөйләде Айгөл Нәүрүзбаева.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.