Элла Памфилова Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Мәскәү өлкәсендә яшәү урыны буенча участокта Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде, дип хәбәр ителә Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында.
«Сайлау участогында кирәкле бөтен нәрсә бар, процесс яхшы оештырылган, коллегалар да – искиткеч, ягымлы. Барысы да әйбәт, чөнки без – бергә. Минем өчен традицион тавыш бирү – үзеңнекеләр белән күрешү өчен бер мөмкинлек, ил буенча бөтен фидакарьлеге белән шушы җаваплы миссияне үтәүче коллегаларга бераз теләктәшлек итү, ярдәм күрсәтү», – диде Памфилова.
- Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Президент сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.