Мария Захарова Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Президент сайлавында тавыш бирде. Бу хакта ул үз телеграм-каналында хәбәр итә.
«Тавыш бирдем», – дип язган ул һәм бюллетеньның өске өлеше фотографиясен урнаштырган.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
- Мәскәү вакыты буенча 9.00 сәгатькә Россиядә сайлауга килү күрсәткече 36,55 процент, 11 сәгатькә – 37,17 процент.