Миңнеханов кадрлар җәлеп итү өчен торак-коммуналь хуҗалык тармагы абруен күтәрергә өндәде
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бернинди реформа да квалификацияле кадрлар әзерләүдән башка нәтиҗәләр бирмәячәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте, ул аны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов искәрткәнчә, бу ялларда торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул тармак вәкилләрен һәм ветераннарын әлеге истәлекле көн белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов, торак-коммуналь хуҗалык тармагы турында сөйләгәндә, бернинди реформа да квалификацияле кадрлар әзерләүдән башка нәтиҗә бирмәячәген билгеләп үтте. Кадрларны әзерләү темасын алга этәрергә, шулай ук, тулаем алганда, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге белгечлекләргә ихтыяҗ булуы һәм тармакның абруен күтәрергә кирәклеге турында әйтергә кирәк, диде ул.