Татарстан сайлаучыларының 67,23 проценты тавыш биргән
Бүген 10.00 сәгатькә Татарстанда Россия Президентын сайлауга килү күрсәткече 67,23 процентка җиткән. Бу хакта «Выборы» автоматлаштырылган системасына сылтама белән республиканың Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
- Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
- Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.