Ләйлә Фазлыева «Гаилә белән сайлыйбыз!» марафонында гаилә традицияләре турында сөйләде
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында гаилә традицияләре турында сөйләде
- Бүген «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды. Турыдан-туры трансляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.
Ләйлә Фазлыева төп гаилә кыйммәтләре, үз гаиләсенең традицияләре, яраткан ризыклары турында сөйләде.
«Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Туры эфирда «Ак Барс Арена»дан да күренешләр булачак. Шулай ук, сайлау участокларыннан репортажлар да күрсәтеләчәк.