Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар барышы турында туры трансляция үткәрә
Россия Президентын сайлауда тавыш бирүнең өченче көнендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе үз сайтында илдә тавыш бирү барышы турында туры трансляция үткәрә.
Киңәшмәдә россиялеләр «ИнформУИК» проектын тормышка ашыру (сайлаучыларга адреслы мәгълүмат бирү), РФ Президентын сайлауда агитация, шулай ук яшьләрнең тавыш бирүдә актив катнашуы турында белә ала.
Исәп-хисап 21:00 сәгатькә кадәр бирелер дип көтелә.
- Россия Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).