Түбән Кама мэры хатыны белән бергә Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин хатыны белән бергә Рроссия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен сайлау участогында булды. Бу хакта ул үзенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Ил Президентын сайлау – Россия язмышында мөһим вакыйга! Горурлык һәм шатлык хисе белән #гаиләбеләнсайлыйбыз», - дип язган Түбән Кама мэры.
- Исегезгә төшерәбез, 17 март – Россия Президентын сайлауның соңгы көне. Сайлау участоклары 20: 00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Дәүләт башлыгы вазифасына 4 кандидат тәкъдим ителгән: Владислав Даванков («Яңа кешеләр»), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ), шулай ук гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче)