Үзем барырга теләгән идем, тик аяк асты бик тайгак: 100 яшьлек әби өендә тавыш биргән
Президент сайлауларының ахыргы көнендә Ютазы районының Каракашлы авылында яшәүче 100 яшьлек Фәүзия Хәлиуллина да үз тавышын бирде. Ул дөньяда тынычлыкны саклау өчен бөтен чаралар да күрелсен, дип теләде.
Фәүзия Исмәгыйль кызы ветеран-педагог. 1946 елда Бөгелмәнең укытучылар әзерли торган училищесына укырга керә, аның тәмамлаганнан соң Каракашлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта башлый.
Фәүзия Хәлиуллина күп санлы бүләкләр иясе. Ул якташларының хөрмәте хезмәтен тануның иң зур бәясе, дип саный.
«Бүген өемә килгән участок сайлау комиссиясе әгъзаларына рәхмәт. Үзем барырга җыенган идем дә, аяк асты бик тайгак, шуңа күрә тәвәккәлләмәдем», – дип сөйли ул.
«Балачагымда булган күп авырлыкларга, юклыкка да карамастан, мин яхшы тормыш яшәдем. Әлбәттә, сугышлар гел булып тора. Әмма минем өчен Бөек Ватан сугышы иң авыры булды, чөнки ул минем шәхси язмышыма кагылды. Әмма бервакытта да җиңел сугышлар булмый. Дәүләт белән идарә итүчеләрнең барысына да кан коюны тукту һәм сугышларны булдырмый калу өчен мөмкин булганны барын да эшләүне телим. Күкләребез гел тыныч булсын. Үсеп килүче буынга сугыш еллары газабын күрергә язмасын», – дип сөйләгән сайлаучы.
Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.