Путин Россиядә 87,8 процент тавыш җыйган - ФОМ уздырган экзитпол
ФОМ уздырган экзитпол (Exit-pool) - сайлаучылардан сайлау участоклары янында сорау алу нәтиҗәләре буенча, президент сайлауда Владимир Путин 87,8 процент тавыш җыйган.
ВЦИОМ уздырган экзитполда Путинның 87 процент. Николай Харитонов (КПРФ) – 4,6 процент, Владислав Даванков (Яңа кешеләр) – 4,2 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) – 3 процент җыйган. Сораштыруда 69 төбәктән 1400 участоктагы 466 324 кеше катнашкан. 39 проценты тавыш бирүдән баш тарткан.
24,4 процент протоколларны эшкәртү нәтиҗәләре дә якынча шул ук саннарны күрсәтә: Даванков — 3,73%, Путин — 87,97%, Слуцкий — 2,96%, Харитонов — 3,8%. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте.