Камчаткада туристлар төркеме кар ишелмәсе астында калган
Камчаткада туристлар төркеме кар ишелмәсе астында калган, ике кеше югалган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Красноармейский үткеле янында 11 кешедән торган туристлар төркеме кар ишелмәсе астында калган», - диелә ведомствоның телеграм-каналында.
Министрлык мәгълүматлары буенча, төркем тау сырты буйлап барган, көчле җил аларны иңкүлеккә этеп төшергән һәм туристлар шунда карга күмелеп калган. Икесе чыга алмаган.
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары һәм кинологлар төркеме туристларны эзләргә китте», - дип өстәделәр министрлыкта.