Элла Памфилова: Урналарны бозу очракларыннан соң тавыш бирергә теләүчеләр артты
Бюллетеньнәр сала торган урналарны бозу очракларыннан соң тавыш бирергә теләүчеләр саны артты. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул шулай ук мондый хәлләрне кызганыч, көлкеле һәм күңел болгандыргыч очраклар дип атады. Сүз уңаеннан, илдә ике дистәгә якын шундый очрак теркәлгән. Әмма хулиганнар үз гамәлләре белән «кешеләрнең ачуын гына китергән». Памфилова сүзләренчә, кешеләр РФ Үзәк сайлау комиссиясенә шалтыратып, моңарчы «сайлауга барырга уйламаулары, хәзер исә тавыш бирергә киләчәкләре» хакында белдергән.
Ул билгеләп үткәнчә, нәтиҗәдә коткы салучылар гражданнарның үзаңы уянуга ярдәм генә иткән.
Искәртеп узабыз, Россиянең кайбер төбәкләрендә кайбер гражданнарның, сайлау участокларына килеп, бюллетеньнәр сала торган урнага яшел төстәге буяу агызуы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Кайбер шәһәрләрдә урналар һәм тавыш бирү кабинкаларына хәтта ут төрткәннәр.
Россия Президентын сайлау өч көн – 15, 16 һәм 17 март – дәвам итте. Анда дүрт кандидат катнашты - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, тавыш бирүдә ил хаклының 73,33 проценты катнашкан. 18 мартта 6.21 сәгатькә сайлау комиссиясе бюллетеньнәрнең 99,2 процентын эшкәрткән.