Татарстанда Россия Президентын сайлауда халыкның 84,61 проценты катнашкан
Татарстанда 18 мартка 09.00 сәгатькә сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын эшкәрткәннәр. Тавыш бирүдә 2 480 516 кеше катнашкан, бу республикадагы барлык сайлаучыларның 84,61 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.
Билгеләп үтелгәнчә, республиканың барлык 2767 участок сайлау комиссиясе дә өч көн дәвам иткән тавыш бирү нәтиҗәләре турында хисап тоткан.
Татарстанда беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгән. Республикада тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре буенча, Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче) 88,74 процент тавыш җыйган. Николай Харитонов (КПРФ) сайлаучыларның - 4,83 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) - 3,93 процент һәм Владислав Даванков («Яңа кешеләр») 1,53 процент тавышын җыюга ирешкән.
Билгеләп үтелгәнчә, якын арада тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре башта – ТР Үзәк сайлау комиссиясе, аннары РФ Үзәк сайлау комиссиясе утырышында расланачак.
«Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясе сайлаулар турында Россия законнары таләпләре нигезендә узды, хокук бозу очраклары теркәлмәде. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый торган шикаятьләр килмәде», - диелә сайлау комиссиясе хәбәрендә.