Казанда «Ясәви мирасы һәм борынгы Төркестан» халыкара күргәзмәсе ачылачак
20 мартта «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Ясәви мирасы һәм борынгы Төркестан» күргәзмәсе ачылачак. Ул танылган ислам динен таратучы, XII гасыр шагыйре һәм фәлсәфәчесе фигурасына багышланган.
Экспозиция «Әзірет Сұлтан» (Казахстан) тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган. Ул өч бүлектән тора: «Рухи әманәт», «Ясәви мирасы» һәм «Төркестан - төрки дөнья башкаласы». Ул Ясәви фигурасының тарихи әһәмияте, Төркестан тарихы һәм казах даласы мәдәнияте, аның дөнья цивилизациясендәге урыны турында сөйләячәк.
Күргәзмәнең төп максаты - тугандаш казах һәм татар халыклары арасында мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту.
Экспозиция казанлыларга Төркестан музей-тыюлыгыннан кыйммәтле археологик, нумизматик һәм этнографик экспонатлар тәкъдим итәчәк. Алар арасында - Ясәвигә багышланган кулъязмалар һәм картиналар, аның дәвамчыларының хезмәтләре, Хуҗа Әхмәт Ясәви мавзолее белән бәйле тарихи артефактлар.
Ачылыш тантанасы 11:00 сәгатьтә башлана. Күргәзмә эшен 2024 елның 20 апреленә кадәр дәвам итәчәк.