Аяз Гыйләҗевнең «Берәү» повесте төрек телендә дөнья күрде
13 март көнне Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби тәрҗемә үзәгенең эшчәнлеге кысаларында Төркиянең Анкарадагы абруйлы «Һәҗә» нәшриятында классик язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең 1959 елда иҗат иткән «Берәү» повесте дөнья күрде.
«Аны каләмдәшебез Фатиһ Кутлу тәрҗемә итте. 65 елдан соң төрек телендә нәшир ителгән әсәр әдипнең вафат булган көненә туры килеп чыгуы хикмәтле булган. Кутлу әлеге хезмәтен Аяз Гыйләҗевнең 1880 нче елларда Төркиягә һиҗрәт кылган, исеме фамилиясендә мәңгеләшкән карт бабасы, мәрхүм Гыйләҗетдин муллага багышлап чыгарган. Әсәр төрек телендә «Тәк» дип атала», дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Фото: © ТР Язучылар берлеге