Татарстанда томан һәм 4 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген, 19 мартта, Татарстанда температура бераз төшәчәк, әмма тулаем алганда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Иртән томан сакланачак. 6-11 м/с көчтәге төньяк-көнчыгыш җиле фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.
Төнге -2, -7 градустан соң (ә аязганда -12 градуска кадәр) көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы -1, +4 градуска кадәр күтәреләчәк (ТР башкаласында — 1-3 градуска кадәр).