Менделеевск мөхтәсибәтендә тәравих намазларына йөрүче балаларга велосипед бүләк итәчәкләр
Рамазан аеның соңгы унъкөнлегендә (30 март – 9 апрель) Менделеевск мөхтәсибәтендә 5-15 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр арасында бәйге үткәрелә. Аның шартлары буенча, район Үзәк мәчетенә көн саен тәравих намазларына йөрүче яшь мөселманнар кыйммәтле бүләкләр – велосипед, шулай ук телефон, планшет алачак.
Әлеге бәйге Менделеевск мөхтәсибәте тарафыннан район иганәчеләре белән берлектә оештырыла.
Конкурс нәтиҗәләре, Рамазан ае тәмамланганнан соң, Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев һәм имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев катнашында Ураза бәйрәме көнне игълан ителәчәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйткән: «Балага бирелгән яхшы тәрбия бер сагъ сәдака бирүгә караганда яхшырак» (Әт-Тирмизи, Бирр ва сила, 33).
Конкурсның барлык шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.