Филармониядә Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсе була
27 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның «Тагын килде язлар…!» дип аталган юбилей кичәсе узачак.
Концертта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм бик күп танылган артистлар катнашачак. Кичә 18:30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.