Уфада Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерәчәкләр
Уфада Башкортстан Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Салават Кулбахтин 2024 елда «Салават Юлаев һәйкәле» федераль әһәмиятле мәдәни мирас объектын саклау эшләрен үткәрү планлаштырыла, диде. Аның сүзләренчә, һәйкәл үзе дә, аның астындагы курган да (төп фундамент) реставрацияләнәчәк. Бу хакта «Башинформ» яза.
Искәртеп үтәбез, Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре белән очрашу вакытында Республика башлыгы милли герой һәйкәле буенча эшләр 2024 ел азагында - 2025 ел башында башланачак, дип белдерде. Һәйкәлне сүтәргә туры киләчәк. Реконструкцияләү эше бер генә елга сузылмаячак, диелә хәбәрдә.