Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайларга чакыра
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында республика халкын 2025 елда төзекләндереләчәк парклар яки башка җәмәгать киңлекләрен сайларга чакырды.
«Моның өчен gorodsreda.tatar.ru сайтына яисә «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталына кереп объектны сайларга кирәк», - дип искәртте ул. «Республика паркларында һәм сәүдә үзәкләрендә волонтерлар эшли. Алар сезгә тавыш бирергә булышачак», – дип Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе быел ук төзекләндереләчәк объектларны санап үтте. Бу – Чаллыдагы «Прибрежный» паркы һәм Урман күле территориясе, Казандагы Акчарлак күлләре янындагы ял зонасы һәм Серов урамындагы бульвар (биредә тернәкләндерү һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт зонасы булдырылачак).
«Татарстанда матур парклар һәм уңайлы ял итү урыннары күбрәк булсын! Катнашмый калма, үз фикереңне әйт», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
- 15 мартта «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен объектлар сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүе башланды һәм волонтерлар халыкка төзекләндерү өчен объектлар сайларга ярдәм итә.. ТР Төзелеш министрлыгы шулай ук татарстанлыларны парклар, скверлар һәм төзекләндерү өчен ишегалларын сайларга чакырды.