Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы «Хәзинә» газетасына редактор эзли
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы «Хәзинә» газетасына талантлы редактор эзли. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Инде барысы да яратып өлгергән газета - татар җәмәгатьчелеге һәм Көньяк Уралның татар милли-мәдәни берләшмәләре тормышындагы яңалыклар, өлкәнең мәдәни һәм сәяси вакыйгалары турындагы репортажлар, кызыклы кешеләр белән интервьюлар чыгаручы өлкә басмасы. «Хәзинә» газетасында басылган мәгълүмат өлкә татар җәмәгатьчелегенең һәм милли-мәдәни даирә белән кызыксынучыларның байлыгы булып тора», диелә хәбәрдә.