Татарстан Дәүләт Советы Рәисе гражданнарны кабул итте
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Республика балалар волейболына ярдәм фонды башкарма директоры Руслан Насыйров Дәүләт Советы Рәисенә яшь тренерларга социаль ярдәм чараларын эшләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. «Безнең эшнең төп юнәлеше - балалар волейбол спортын үстерүгә юнәлтелгән төрле проектлар эшләү. Бүген без тренер кадрлары кытлыгын күрәбез. Бездә Олимпия резервының ике мәктәбе - Казанда һәм Чаллыда эшли, барлыгы республика шәһәрләрендә 34 спорт мәктәбе бар, аларда белгечләр өчен урыннар бар», – диде ул.
Руслан Насыйров билгеләп үткәнчә, мондый программа республика өчен спорт резервын әзерләү мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм итәр иде.
Фонд директорына аның тәкъдиме өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин тренерлар составын әзерләү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләсенең актуальлеген билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
«Без Татарстан волейболы федерациясендә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез, һәм тагын бер тапкыр президиум утырышларының берсендә әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм. Республика Спорт министрлыгы белән бергә эшләрбез», – диде ул.
Хезмәт ветераны, Рериховларның Казан җәмгыяте җитәкчесе Наилә Габделманова партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә җәмгыять белән Татарстан халыклары ассамблеясенең уртак проектларны дәвам итү һәм апрельдә Бөтендөнья мәдәният көненә багышланган конференция үткәрү тәкъдиме белән килде.
Республиканың агросәнәгать комплексы ветераннар советы рәисе урынбасары Разил Сәетов Дәүләт Советы Рәисенә Совет эшчәнлегенә һәм ул үткәрә торган иҗтимагый әһәмиятле чараларга ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатьне эшкә кабул итүен әйтте.