Банклар үсмерләргә исәп-хисап счеты ачу өчен ата-аналарның ризалыгын алырга тиеш булачак
Россиядә яшүсмерләр өчен, әгәр аларның законлы вәкилләренең ризалыгы булмаса, банкларда исәп-хисап счетлары ачуны тыярга ниятлиләр. Шул хактагы закон проекты Хөкүмәт һәм Үзәк банк тарафыннан хупланды, дип яза «Известия» газетасы.
Инициатива нигезендә, Гражданлык кодексын банкларда 14-18 яшьлек үсмерләр өчен, алар ата-аналарыннан язмача рөхсәт алмаган очракта, исәп-хисап счетлары ачуны тыя торган пункт белән тулыландырачаклар.
Моннан тыш, мондый клиентларның счетларыннан өземтәләрне аларның хуҗалары, шулай ук законлы вәкилләре дә алу хокукына ия.
Басмада билгеләп үтүләренчә, бу ата-аналарга балалары тарафыннан исәп-хисап счетлары ачуны күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, үсмерләрне шикле схемаларга тартып кертә торган очракларга каршы көрәшергә, шулай ук мошенникларның балигъ булмаган балаларга карата законсыз гамәлләренә юл куймаска ярдәм итәчәк.