Депутат акча хисабына парламентарийларга мөрәҗәгать әзерләүче мошенниклар турында кисәтте
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, гражданнардан акча алып, парламентарийларга мөрәҗәгатьләр әзерләүче мошенниклар турында кисәтте. Бу хакта ул телеграм-каналында хәбәр итте.
«Минем адреска махсус түләү хисабына мөрәҗәгатьләр әзерләп җибәрүләрен ачыкладым. Һич тә шикләнмәгез - мин сезнең мөрәҗәгатьләрне җентекләп өйрәнәм, тиешле сораулар әзерлим һәм җавап җибәрәм. Әмма моның өчен беркемгә дә акча түләмәгез. Әгәр юридик ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, ул да бушлай күрсәтелергә мөмкин», - дип хәбәр итте парламентарий.
Фәррахов билгеләп үткәнчә, мошенниклардан махсус хәрби операциядә катнашучылар зыян күргән. «Соңгы вакытта мин Дәүләт Думасы порталы аша һәм кире элемтә өчен шул ук электрон адрес белән махсус хәрби операциядә катнашучылардан утыздан артык мөрәҗәгать алдым», - дип белдерде спикер.
Парламентарий аңа Дәүләт Думасы порталы, шулай ук шәхси сайт аша мөрәҗәгать итеп булуын әйтте. Көн саен 30 мөрәҗәгатькә җаваплар белән материаллар әзерләнә.