Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Саба егетенә дуслары машина бүләк иткән
Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Саба егете Ленур Биктимеровка дуслары машина бүләк иткән. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәрбинең социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.
«Махсус хәрби операциядә катнашып, яраланганнан соң нәкъ 4 ай госпитальдә ятарга туры килде. Дусларым һәр көн булышып, яныма килеп йөрде. Шамил Шафиковичка зур бүләк ясаганы өчен рәхмәт», – дип язган хәрби.
Фото: Ленур Биктимеровның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән