Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бердәмлек» газетасы: Уңышлы җитәкче, бәхетле әни булу сере нәрсәдә?

«Бердәмлек» газетасы: Уңышлы җитәкче, бәхетле әни булу сере нәрсәдә?

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәфуллинаның «Уңышлы җитәкче, бәхетле әни булу сере нәрсәдә?» дигән язмасы чыкты.

Каләм ияләре хатын-кызларны «җиргә төшкән фәрештә», «җавапсыз табышмак», «сүнмәс кояш» кебек сүзтезмәләр белән чагыштыралар. Бүгенге кырыс заманда хатын-кызларга гүзәллек алиһәсе генә түгел, ә көчле зат та булырга туры килә шул. Асыл затларыбыз арасында җитәкче вазыйфасын үтәүчеләр дә бихисап. Алар өйләрендә – оста хуҗабикә, иренә – сөекле хатын, балаларына – игелекле ана, оныкларына – яратучан әби була белү өстенә, эшләрендә дә мең төрле эш эшләргә өлгерәләр.

Җитәкче эшенә алынгансың икән, җитди проектларны гамәлгә ашыру, бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру, коллективта уңайлы микроклимат булдыру һәм тагын әллә никадәр йөкләмәне берьюлы үтәргә кирәк. 8 Март бәйрәме алдыннан укучыларыбызны булдыклы һәм гүзәл милләттәшебез Румия Сафина белән таныштырып үтәсебез килә.

Хәзерге вакытта Румия ханым «Самара округы буенча халыкны социаль яклау идарәсе»нең Железндорожный, Ленинский һәм Самарский районнары бүлекчәләрен җитәкли. Румия Надим кызы җитәкчелегендәге идарә дәүләт керткән пилот проектларны уңышлы гына гамәлгә ашырып килә. Социаль яклау өлкәсендә 30 ел эшләп, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән героебызның эш тәҗрибәсе, профессиональлеге һәм җаваплылыгы идарә белгечләренең эшен дөрес оештырырга һәм шулай югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Әлбәттә, мондый хезмәт алдынгысын өлкә хөкүмәте дә игътибарсыз калдырмый. Румия ханымның күпсанлы бүләкләре моңа дәлил булып тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтү урынлы булыр - Румия Сафина 2014 елда ук, өлкәдә беренчеләрдән булып, яңа гына кертелгән «Самара өлкәсе халкын социаль яктан яклау буенча атказанган хезмәткәр» дигән мактаулы исемгә лаек булган, ә ул җитәкләгән идарә ел нәтиҗәләре буенча «2023 ел лидеры» статусын алган һәм кубок белән бүләкләнгән.

Бүләкләр һәм җиңүләр турында сүз чыккач, тагын бер мөһим нәрсә турында да әйтеп үтмичә булмас. Күптән түгел генә Румия Надимовна «2023 елгы Самара өлкәсе хатын-кызы» дигән иҗтимагый акциядә җиңү яулаган.-

Карьерагызда шундый зур уңышларга ирешүегезнең сере нәрсәдә? – дип кызыксынам танышымнан.

Ниндидер аерым формула юк. Үземә йөкләнгән бурычларны уңышлы башкаруда хезмәттәшләремнең теләктәшлеге дә, кечкенәдән әти-әнием тәрбияләгән сыйфатлар да роль уйныйдыр, дип уйлыйм. Без сеңелем белән бик тату гаиләдә, әти-әни җылысына, игътибарына төренеп үстек. Әтиебез - отставкадагы офицер, озак еллар Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итте. Әниебез - югары белемле хисапчы, гомер буе заводның туклану идарәсендә баш бухгалтер булып эшләде. Әти-әниебез балаларында кечкенәдән рәхим-шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә тырыштылар, үзләре дә беркайчан да кешеләр проблемасына битараф булмадылар, әле дә кемгә ярдәм кирәк, шунда ашыгалар, без дә алардан калышмыйбыз.

Безнең гаилә театр-концертларга, күргәзмәләргә йөрергә, яхшы әдәби китаплар укырга ярата. Бәлки шуңадыр да, без сеңелем белән мәктәпне дә, югары уку йортларын да медальләр һәм кызыл дипломнар белән тәмамладык. Мин кызымны һәм оныгымны да китап сөючеләр булырга өйрәттем. Оныгым инде лицейда укый. Ә мин әлегә кадәр белемемне арттырам, җае чыккан саен төрле курсларда укыйм. Тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек – бөтен серебез шунда, - дип елмая Румия ханым.

Безнең заманда хатын-кызга җитәкче булырга җиңел түгелдер?

Әлбәттә, җитәкче вазыйфасы зур җаваплылык таләп итә. Сүз коллективта тәртип һәм бердәмлек урнаштыру, бер-береңә карата ихтирамлы мохит булдыру турында бара. Мин эшемне гади белгеч булып башлаган идем. Шуңа күрә хезмәткәрләрем белән уртак тел табуы миңа кыен түгел. Минем кул астында күптән формалашкан тату коллектив эшли, шуңа күрә югары күрсәткечләргә ирешәбез.

Шундый киеренке график буенча эшлисез. Ял итеп алырга вакыт каламы?

Һичшиксез, ял итәргә кирәк. Чөнки әйбәтләп ял итә белгән кешенең эш нәтиҗәсе дә әйбәт булачак. Отпуск ялларын мин данлы шәһәрләрдә, ерак илләрдә уздырырга яратам. Һәр сәфәр миңа яңа ачышлар, яңа белем бүләк итә. Ә атна арасындагы ял көннәрен, бәйрәмнәрне, шул исәптән дини бәйрәмнәрне дә мин гаиләм, туганнарым, әти-әнием белән үткәрәм. Без бергәләшеп милли ризыкларыбызны пешерәбез, тәмләп чәй эчеп, аралашып утырабыз. Бу мизгелләрдә минем күңелем ял итә, уңай энергия туплый.

Сез гүзәл газета укучыларыбызга зифа буй-сыныгыз серләрен ачмассызмы икән?

Моның сере бик гади: иң мөһиме – ялкауланмаска, үзең өчен вакыт таба белергә. Мин бик иртә торам, сулыш гимнастикасы ясыйм, аннары яхшы кәеф белән яраткан эшемә барам. Күбрәк елмаерга, юк кына нәрсәгә дә куана белергә кирәк. Тормышны яратыгыз, хөрмәтле хатын-кызлар! Барыгызны да язның гүзәл бәйрәме белән котлыйм, гаилә бәхете, аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек телим, - дип йомгаклады сүзен Румия Сафина.

Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә, Румия ханым! Бөтен асыл затларыбызны да Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

ЦСКА предложил контракт экс-тренеру «Локомотива»

Песков назвал безумцами команду Фонда Клуни за идею ареста журналистов России

Международный день защиты детей: какие мероприятия будут проходить в Москве 1 июня 2024 года  

Авангард Леонтьев рассказал о становлении актерской карьеры Заворотнюк

Музыкальные новости

Впервые Бурятский театр оперы и балета выступит с концертом в храме Кяхты

Почему уйдут все, кроме поляков: скрытый смысл слов Путина, посеявших панику в Варшаве

Эксперт сенсационно раскрыл загадку Мессинга и Жириновского.

Рудковская призвала людей чаще проверять своё здоровье в связи со смертью Заворотнюк

Новости России

В Коломне капитально отремонтируют асфальтовое покрытие во дворах

Три новые пересадки с БКЛ на радиальные линии метро откроются в этом году

Жильцам 2 корпусов ЖК «Белые росы» в Котельниках выдают ключи от квартир

Главархив открыл онлайн-выставку к годовщине основания Новодевичьего монастыря

Экология в России и мире

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Всеармянский союз «Гардман-Ширван-Нахиджеван» осуждает лживое заявление президента Азербайджана Алиева

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Спорт в России и мире

Парижские сюжеты: Медведев играл в кошки-мышки, Котов творил историю, Калинская заставляла нервничать Синнера

Касаткина о романе Синнера и Калинской: рада, больше ничего не хочу говорить

Мирра Андреева вышла во второй круг Открытого чемпионата Франции

Медведев пошутил о том, что часто проводит ночные матчи на турнирах «Большого шлема»

Moscow.media

ALMI Partner и «Даком М» будут совместно развивать и продвигать отечественные ИТ-решения

Жулан.

Распределяй и управляй: водители «Грузовичкоф Бизнес» – о преимуществах работы и трудовых буднях  

Девятый вал...







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *