Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артистлары BraVo премиясенә ия булды
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының прима-балеринасы Аманда Гомес һәм премьеры Вагнер Карвальо BraVo халыкара премиясенә лаек булдылар. Бүләкләү тантанасы Зур театрда узды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Артистлар «Партнер илнең ел башкаручысы» номинациясендә җиңде. Тантананың гала-концертында Казан балет труппасы солистлары Сергей Прокофьевның «Ромео и Джульетта»сыннан дуэт башкардылар.
Бүләкләү тантанасында Россия, Бразилия, Кытай, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Сербия һәм Белоруссиядән сәнгать эшлеклеләре катнашты. Тантаналы кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Зур театрның дирижер Павел Клиничев җитәкчелегендәге оркестры җаваплы иде.
Аманда Гомес һәм Вагнер Карвальо Бразилиядә Зур театр мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә алар – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының әйдәп баручы солистлары. 2018 елда артистлар федераль телеканалларның берсендә күрсәтелгән «Большой балет» шоу-тамашасының «Иң яхшы пар» номинациясендә җиңү яуладылар, 2022 елда балет артистларының һәм хореографларның Мәскәүдә узган XIV Халыкара конкурсында лауреат булдылар.
«BraVo» еллык премиясе 2018 елда гамәлгә куелды. Ул классик һәм популяр музыка өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла һәм дистәләгән илне колачлый. Премиянең төрле еллардагы мактаулы кунаклары һәм катнашучылары арасында Софи Лорен, Венсан Кассель, Хелен Миррен, Джон Траволта, Алессандро Сафина, Анджела Георгиу, Денис Мацуев, Юрий Башмет һәм башкалар бар, диелә хәбәрдә.