Римда тулы аншлаг белән «Нуриев сезоннары» узды
Италиянең Рим шәһәрендә Рус йортында тулы аншлаг белән легендар балет артисты Рудольф Нуриевның тууына 86 ел тулуга багышланган «Нуриев сезоннары» VI Халыкара мәдәни проекты узды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм конгрессның Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Фестиваль ачылышында аның сәламләү хатын укыдылар.
«Рудольф Нуриев хаклы рәвештә татар халкының иң күренекле вәкилләреннән берсе санала. Татарстанда ватандашыбызны онытмыйлар, аның белән горурланалар һәм хөрмәт итәләр. Нуриевның әһәмияте татар халкы өчен генә түгел, ә дөнья мәдәнияте өчен дә гаять зур. Шуңа күрә бүгенге чара дөнья масштабындагы вакыйга санала», - диелә телеграммада.
Катнашучыларны «Италиядә татарлар» мәдәни ассоциациясе рәисе Зөһрә Мәҗитова һәм шагыйрә Алия Солтан сәламләде, ул Нуриевка багышланган татар телендәге шигырен укыды, дип яза «Татар-информ».