Түбән Кама экс-мэры Айдар Метшин атыш алдыннан «Крокус Сити Холл»да булган
Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, Түбән Кама экс-мэры Айдар Метшин атыш булырга бераз алданрак Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган. Ул видео төшергән, дип яза «Татар-информ».
«Хәерле көн, дуслар. Мин «Крокус Сити» концертлар залында. Тиздән биредә легендар «Пикник» төркеме концерты башлана. Мин концерттан соң хисләремне уртаклашырмын», – ди ул видеода.
- Мәскәү өлкәсендә «Крокус сити холл»да атыш булганнан соң, янгын башланган, дип хәбәр иткән идек.