Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы терактта һәлак булучылар исемлеген чыгарды
Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлак булучыларның беренче исемлеген чыгарды, анда 37 кеше, дип хәбәр итә РИА Новости.
Фото: © Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы
Элегрәк без Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтында «Крокус»тагы теракттан соң медицина учреждениеләрендә ятучылар исемлеге чыгуын хәбәр иткән идек.
- 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды. Гадәттән тыш хәл вакытында 60тан артык кеше һәлак булды, 100дән артык кеше хастаханәдә дәвалана, алар арасында балалар да бар.