Казанда 8 меңнән артык бала мәктәп яны лагерьларында ял итә
Казанның 8 меңнән артык укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә, алар 160 белем бирү учреждениесендә оештырыла. Сменаларның төп темасы – «Гаилә һәм Туган ил – бердәм».
Лагерьлар бәйрәм линейкасы белән ачылды. Смена дәвамында балаларга төрле чаралар тәкъдим ителә: алар квестларда, конкурсларда катнаша һәм тематик фильмнар караячак. Шулай ук театрларга, музейларга һәм күргәзмәләргә бару планлаштырыла. Моннан тыш, ял итүчеләрне махсус мастер-класслар көтә.
Лагерьлар 9:00 дән 15:00 гә кадәр эшли. Ата-аналарга уңайлы булсын өчен, дежур төркемнәр каралган: 8:00 дән 9:00 гә кадәр һәм 15:00 дән 16:00 гә кадәр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, дүшәмбедән язгы каникуллар башланды. Алар 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.