Рөстәм Миңнехановка Татарстанның яңа хәрби комиссары Юрий Беляевны тәкъдим иттеләр
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы хәрби комиссары итеп билгеләнгән Юрий Беляевны тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы хәрби комиссарын Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие вазифаларын башкаручы Дмитрий Глушенко тәкъдим итте.
Татарстанга билгеләнгәнче Юрий Беляев Удмуртия Республикасының хәрби комиссары иде.
Искәртик, Татарстан Республикасының элекке хәрби комиссары Сергей Погодин узган елның декабрендә вазифасыннан китте. Погодин 2006 елның мартында Татарстанның хәрби комиссары итеп билгеләнгән иде. Ул 17 елдан артык бу вазифаны үтәде. Шуннан соң ТР хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Алексей Деникин билгеләнгән иде.