Росстат Россиядә туучылар санының минималь коэффициентын теркәгән
2023 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә туу коэффициенты 1,41 тәшкил итте һәм күпьеллык минимумны яңартты. Моннан түбәнрәк күрсәткеч 2007 елда гына – 1,31 булган, дип хәбәр итә РБК Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең (Росстат) беренчел мәгълүматларына сылтама белән.
Шул ук вакытта, аналитиклар билгеләп үткәнчә, илдә өченче һәм аннан соңгы балалар буенча, киресенчә, үсеш теркәлгән.
Аларның фикеренчә, гомуми коэффициентның кимүе актив бала табу яшенә узган гасырның 90 елларында туган хатын-кызларның керүе белән бәйле. Алар, мәсәлән, 80 еллар буынына караганда күпкә азрак.
Репродуктив яшьтәге халык санынан тыш, күрсәткечкә керемнәр, дәүләт ярдәме чаралары, демографик һәм социаль-мәдәни механизмнар, илдәге һәм дөньядагы хәл йогынты ясый.
Федераль дәүләт статистикасы хезмәтендә (Росстат) узган елда суммар коэффициентның кимүе акрынаюын ассызыкладылар. Шулай ук өченче һәм аннан соңгы бала тууы үсеше буенча тотрыклы тенденция күзәтелә.