Татарстанда кар һәм буран ял көннәренә туктаячак
Пәнҗешәмбе Татарстан территориясендә кабат кар, җил һәм бураннар көтелә. Әмма киләсе көннәргә явым-төшемнәр фаразланмый. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Элегрәк «Татар-информ» татарстанлыларны 28 мартта һава торышы бозылуы турында кисәткән иде. Синоптиклар шулай ук бозлавык, җепшек кар һәм юлларда кар басуны фаразлый.
Җомга һава торышы аязучан болытлы булачак. Җил тизлеге 5-10 м/с тәшкил итәчәк. Җитди явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -4..-9 градуска кадәр тәшкил итәчәк, урыны белән термометр баганалары -9 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава +3..+5 градуска кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.
30 мартта, шимбә, көндез бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил бераз көчлерәк булачак – 6-11 м/с. Төнлә -3..-5 градуска кадәр, ә көндез +6..+8гә кадәр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Искәртик, бүген «Автодор» дәүләт компаниясе Татарстан һәм Чувашиядә һава торышы бозылуы сәбәпле, автомобильчеләрне М12 трассасы буенча хәрәкәт итүдән баш тартырга чакырды.