Әлфия Зимагуллова пауэрлифтинг буенча Россия чемпионатында җиңде
Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Әлфия – чемпион» дигән язма чыкты
Ульяновскиның паралимпия резервы мәктәбе спортчысы Әлфия Зимагуллова пауэрлифтинг буенча Россия чемпионатында җиңү бәхетенә иреште.
Ульяновскиның паралимпия һәм сурдлимпия резервы спорт-адаптив мәктәбе спортчысы Әлфия Зимагуллова терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләнгән затлар арасында пауэрлифтинг буенча Россия чемпионатында җиңүче итеп танылды. Ул 51 килограммга кадәр үлчәү категориясендә үзен сынап карап, 91 килограммлы штанганы ансат кына күтәрде.
Сүз уңаеннан, Әлфия – спортның шушы төре буенча Россия чемпионатында җиңгән беренче спортчы. Өстәвенә, ул спорт мастеры нормативын да кабат үтәгән.