Киләсе айда алты көнлек эш атнасы була
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә искәртүләренчә, 22-27 апрельдә россиялеләрне алты көнлек эш атнасы көтә. Бу алда торган май бәйрәмнәре белән бәйле, дип хәбәр иттеләр дәүләт учреждениесенең Telegram-каналында.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, алты көн эшләгәннән соң 28 апрельдән 1 майга кадәр рәттән дүрт көн ял була.
Россиялеләрне Җиңү көне уңаеннан да – 9-12 майда рәттән дүрт көн ял көтә. Искәртеп узабыз, 10 май ялын 6 гыйнвардан күчерделәр.